«Зәвык сөюче нәниләргә этикет кагыйдәләре турында»: әңгәмә (6+)

Безнең барыбыз да, һичшиксез, балаларыбызның әдәпле, мәрхәмәтле, тәрбияле булып үсүен, гомумән, аларның һәрвакыт җәмгыятьтә үзләрен тиешле дәрәҗәдә тотуларын һәм пөхтә-матур булып йөрүләрен тели. Шунлыктан аларга этикет кагыйдәләрен белү һәм аңлау мөһим. Шул максаттан 27 октябрь көнне 16 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Зәвык сөюче нәниләргә этикет кагыйдәләре турында» дигән әңгәмә үткәрде.

Маленькому эстету…
3
6
10
2
7
9
1
4
5
8

Чара «Этикет дәресләре» дигән матур рәсемле презентация белән үрелеп барды. Китапханәче балаларга иҗтимагый урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, шуннан соң «Этикет турында сөйләшик» интерактив уенында «Фиксики» мультфильмы геройлары белән бергә алар төрле килеп чыккан хәлләрдә кешеләрнең үз-үзен тотышына бәя бирде. «Лунтик. Әдәплелек дәресе» мультфильмын карау вакытында балалар геройларга карата әдәпле сүзләр сайлап әйтте. Әмма барысыннан да бигрәк яшь китап сөючеләргә «Өстәл этикеты» ошады, алар төшке ашка өстәл әзерләргә, савыт-сабаны дөрес итеп урнаштырырга, һәм шулай ук өстәл артында дөрес итеп утырырга тиеш булды. Биремне үти алмаучыларга, барысы бергә хаталарын төзәтергә булышты. 
Әңгәмә барышында «Зинһар өчен», «Киресенчә», «Искә төшерүче сүзләр» кебек игътибарлылыкка уеннар үткәрелде, балалар актив рәвештә «Әдәпле табышмаклар»ны чиште һәм «Әдәплелек Агачына» яфрак-сүзләрне элде. Чара азагында алып баручы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен киләчәк тормышларында бүген алган белемнәрен гамәлдә куллануларын теләде, һәм мәрхәмәтлелек җитмәгән шартларда кешеләргә карата ихлас һәм киң күңелле мөнәсәбәт, шәфкатьлелек һәм эчкерсезлек турында онытмаска кирәклеген ассызыклады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: